Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мавыгулар
18 гыйнвар 2021, 14:00

Яңа елга - яраткан уенчыклар белән

Сез мунчага йөрергә яратасызмы?

Сез мунчага йөрергә яратасызмы? Сәер сорау, диярсез, һәм “Ирония судьбы, или С легким паром!” фильмын хәтерегезгә төшерерсез, мөгаен, анда төп герой Яңа ел алдыннан дуслары белән мунча кергәннән соң, чит шәһәрдә, чит фатирда уянып китә… Юк, сүзем бу хакта түгел. Әмма, темасы бик якын.
Бүгенге мәкаләм герое – бик күп мавыгулары булган оста кыз. Район үзәгендәге “Чәчкәләр” киоскында флорист булып эшләүче Кристина Хафизова оекбашлар, бүрекләр һәм шарфлар гына түгел, матур уенчык җәнлекләр, мультфильм геройларын да бәйләргә ярата. Кайчандыр миньоннарны, аю балаларын, этләрне кызы Влада өчен эшләгән, әйткәндәй, ул Үгез елында туган. Ә быел Яңа ел бәйрәменә Кристина менә шундый үгезләр бәйләгән, сез аларны рәсемдә күрәсез. Бу гади әйберләр генә түгел, йомшак уенчыклар рәвешендә эшләнгән мунчалалар әллә нинди көйсез баланың да юынганда кәефен күтәрер.
Минем кулымда йомшак һәм җиңел генә матур уенчыклар - алсу төстәге Лунтик, сары Чеби, ак һәм кызгылт сары Үгез... Гүзәллеккә гашыйк, сәләтле һәм ачык күңелле кызның соклангыч иҗат җимешләре һәркемнең кәефен күтәрер.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: