Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мавыгулар
25 гыйнвар 2021, 12:30

Хыялым тормышка ашты!

Балчыктан уенчыклар ясау остасы Ольга Грачева халыкара “Курчаклар вакыты” күргәзмәсендә катнашты.

Балчыктан уенчыклар ясау остасы Ольга Грачева халыкара “Курчаклар вакыты” күргәзмәсендә катнашты.
Ел саен курчак осталарының Санкт-Петербург шәһәрендә үткән экспозициясе анда төрле илләрдән җыелган рәссамнарның үзенчәлекле коллекцияләре куела, пандемиягә бәйле, яңа - виртуаль форматта үткәрелде. Балчык уенчыклар остасы Ольга Грачева да бу мөмкинлектән файдаланды. Ул күргәзмәгә үзе ясаган керамик курчак – “Клоунесса”ны тәкъдим итте. Бу гади уенчык түгел, шкатулка формасында, аяк-куллары хәрәкәт итә. “Чын принцесса”, дип таныштырды иҗат җимеше белән тамашачыларны автор.
-Виртуаль аралашуга карамастан, күргәзмәдә ихлас иҗади атмосфера булды. Бик күп курчак осталары һәм тамашачылар белән бергә мин Польша, Израиль, Украина, Мәскәү, осталарында, башка шәһәрләрдә кунакта булдым. Һәм, әлбәттә, Санкт-Петербургның үзендә дә. Зур кызыксыну белән билгеле һәм әле яңа эш башлаган авторлар белән таныштым, үземнең принцессам “Клоунесса” турында бик күп мактау сүзләре ишеттем. Кыскасы, монда мин тулысынча курчаклар дөньясына чумдым, - ди оста.
Ел авыр булуга карамастан, Ольга Анатольевна 2020 елда ике проект эшен тәмамлап өлгерә – балчык уенчыклар остаханәсе-музеен ача, бу хакта безнең гәзиттә дә язылды, һәм күптәнге хыялын тормышка ашырып, халыкара курчаклар күргәзмәсендә катнаша.
-Райондашларымны Яңа ел белән котлыйм! Барлык гаиләләргә дә ул ныклы сәламәтлек, иминлек, иҗат ялкыны һәм илһам алып килсен, яңа башлангычлары белән шатландырсын, - ди оста.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: