Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мавыгулар
5 март 2021, 14:00

Бию сәнгате үзе бер дөнья ул!

Районда менә инде бер айдан артык мәдәният бүлеге тарафыннан “Алтын яшьне данлыйбыз” дип аталган онлайн үзешчән сәнгать фестивале үткәрелә.

Районда менә инде бер айдан артык мәдәният бүлеге тарафыннан “Алтын яшьне данлыйбыз” дип аталган онлайн үзешчән сәнгать фестивале үткәрелә.
Иҗади форум 55 яшьтән өлкән ир-атлар һәм гүзәл зат вәкилләре арасында “Җырлы йөрәк!”, “Күңелемдә дәртле көйләр!”, “Иҗатымда – зирәк акыл” һәм “Оста куллар” номинацияләре буенча оештырылды. Өлкән яшьтәгеләрнең илһамлы иҗат җимешләре турындагы видеоязмаларны карап бездә шулкадәр сәләтле осталарның күплегенә хәйран каласың, талантларына сокланасың. Ә менә күптән түгел Кармыш авылыннан инглиз теле укытучысы Зәйдә Гәрәй кызы Галимованың зур осталык белән башкарган биюе социаль челтәрләрдә күпләрдә соклану уятты.
Хатын-кызның яшен сорамыйлар дисәләр дә, Зәйдә Гәрәй кызы аны яшерми – шаяртып, 18+40 ди. Ә аның зифа буена, нәзакәтлелегенә яшь кызлар да көнләшерлек.
Кармыш килене тумышы белән күрше Чурай авылыннан. Бию белән ул балачагында, республиканың 1нче мәктәп-интернатында, хәзер Рәми Гарипов исемендәге башкорт гимназиясе, укыган вакытта ук мавыга башлый. Шуннан бирле бу сәнгать төре мәкаләбез герое өчен тормышта төп мавыгуга әйләнгән.
- Бию – ул күңелле һәм файдалы шөгыль генә түгел. Ул минем өчен чагу буяуларга бай һәм шатлыклы хис-тойгылар белән тулы тормыш та. Биегәндә күңелем белән ял итәм, - ди ул.
Зәйдә Гәрәй кызы озак еллар балаларны да бию серләренә өйрәткән, мәктәптә бию түгәрәге алып барган. Укучыларының күбесе бүген дә бии, ә кайберләре белән ул бергә сәхнәгә дә чыга. Бу сәнгать төренә сөю аның кызларына да бирелгән. Олысы Диләрә, ул, әйткәндәй, әнисе кебек инглиз теле укытучысы, Уфа авиация колледжында укыта, уртанчысы, Башкортстан фәннәр академиясенең гыйльми хезмәткәре Айзилә һәм төпчекләре, унынчы сыйныф укучысы Җәмилә дә бик оста бии. Галимоваларның яраткан гаилә биюе дә бар, алар сәхнәдә дүртәүләшеп тә чыгыш ясый.
Зәйдә Гәрәй кызының тагын бер сәләте бар - ул оста тегүче дә. Шуңа да сәхнә киеменә мохтаҗлык юк, теләгән костюмны тиз арада үзе тегеп тә куя. Кармыш авылы мәдәният йортының “Шәп кызлар” коллективының оста биючесе кабатланмас таланты белән генә күңелләрне яулап калмый, башкаларга да дәрт-дәрман өсти. Нинди алтын яшь булсын инде, хәтта көмеш тә түгел. Ә 18+… кенә.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Зәйдә Гәрәй кызы Галимова.
Читайте нас: