Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
26 декабрь 2017, 02:00

Өстәлләрдә шампан шәрабы!

Шампан шәрабы барлык илләрдә дә диярлек төп бәйрәм эчемлеге булып санала.

Шампан шәрабы барлык илләрдә дә диярлек төп бәйрәм эчемлеге булып санала.


Яңа ел бәйрәмен шампан шәрабыннан башка күз алдына китерү дә кыен. Кәефне күтәрүче әлеге эчемлек кайчан барлыкка килгән соң?
Моннан 350 ел элек Франциянең Шампань провинциясендә “шампенуаз” дип аталган эчемлек ясау технологиясе барлыкка килә. Һәм берничә айдан чын шампан шәрабы дөнья күрә. Шампан шәрабы сыйфатына күп факторлар тәэсир ясый. Мәсәлән, аны табынга чыгарыр алдыннан 6-8 градуска кадәр суытырга кирәк. Ул брют, коры, ярымкоры, ярымбаллы, баллы кебек төрләргә бүленә. Ул "корырак" булган саен яхшырак. Ә Русиядә исә баллы шампанга өстенлек бирәләр. Шампан шәрабын шоколад белән эчәргә киңәш ителми, аны бары тик печенье, чикләвек яисә җиләк-җимеш белән эчәргә кирәк.
"Кызыл таң" гәзитеннән.







Читайте нас: