Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
23 март 2018, 02:00

Акбур ашыйм, мич ялыйм...

Мин гел акбур ашыйм. Бу гадәтемнән һич кенә дә котыла алмыйм. Табиблар моны кальций җитешмәгәнлектән дип аңлата. Күптән түгел “остеопороз” дигән диагноз да куйдылар. Ул нилектән килеп чыга икән? Организм өчен кальцийның әһәмияте турында аңлатсагыз иде. Рәзинә.

Мин гел акбур ашыйм. Бу гадәтемнән һич кенә дә котыла алмыйм. Табиблар моны кальций җитешмәгәнлектән дип аңлата. Күптән түгел “остеопороз” дигән диагноз да куйдылар. Ул нилектән килеп чыга икән? Организм өчен кальцийның әһәмияте турында аңлатсагыз иде.
Рәзинә.

Гәзит укучы соравына табибә-терапевт Гөлнара Вәлиева җавап бирә.

– Остеопороз сөяктә кальций кимү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Русиядә бу авырудан хатын-кызларның – 33, ирләрнең 24 проценты интегә. Менопаузасы иртә килгән хатын-кызлар, кальций һәм Д витаминына кытлык кичергән, ашказаннары азыкны начар үзләштергән, алкогольне күп кулланган, тәмәке тарткан, аз хәрәкәтләнгән, ашказан-эчәк юлларында хроник авырулар булган, йөрәк-кан тамырлары, тын юллары авырулары белән чирләүчеләр, ревматизм белән җәфаланган, көзән җыеруга каршы препаратларны күп кулланган кешеләрдә әлеге авыру булырга мөмкин.

Кызганыч, остеопороз яшькә карап килми. Ул балаларда да, өлкәннәрдә дә еш очрый. Бу авырудан күбрәк хатын-кызлар җәфалана. Чирнең төрләре күп. Әмма барлык очракларда да сөяктәге кальций күләмен арттыру мөһим. Иң элек туклануны сыйфатлы итәргә кирәк. Азык рационында кальций һәм Д витамины, шулай ук, аксымнар, фосфор, магний, фтор, бакыр һәм цинк кебек минераллар булырга тиеш. Гомернең төрле чорында безнең кальцийга булган ихтыяҗыбыз төрлечә. Ул сөякләрне формалаштыра һәм ныгыта. Үсү һәм тешләрне саклау өчен кирәк. Кальций нерв системасын “тукландыра”, нервларга тузарга ирек бирми. Эндокрин бизләрнең нормаль эшчәнлеген тәэмин итә. Ялкынсынуга каршы тору сәләте булганлыктан, организмның чирләрдән саклау көчен арттыра.

Әмма организмга кальций керсен өчен гел сөт яисә сөт продуктлары гына ашамагыз. Табиб кушмаган даруларны да эчәргә ярамый. Организм үзләштереп бетермәгән артык кальций кан тамырлары стенасына, мускулларга утырып, бәвел-таш авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Әгәр күңел болганып, тамак кибеп, хәлсезләнеп, аппетит югалып, бәдрәфкә еш йөрсәгез, моның организмда кальций күплеге билгесе булуы ихтимал. Шуңа күрә үзегездә андый үзгәреш сизсәгез, табиб белән киңәшләшегез.

Кальций төрле кешенең организмына төрлечә кирәк. Мәсәлән, гормональ препаратлар кабул итүчеләр өчен дә, кан авыруларын, эчәклек, бөер, эндокрин бизләр, аллергия белән авыручылар өчен дә кальцийның көнлек нормасы артыграк булырга тиеш. Остеопороз булдырмас өчен 30дан узган хатын-кызлар өчен организмга көн саен 1000 миллиграмм кальций кереп торуы кирәк.

Әгәр дә сезгә “остеопороз” диагнозы куйган булсалар, инде берничә тапкыр аяк-кулыгыз сынган булса, һәрберсендә сөякләрегез озак һәм начар ялганса, димәк, организмга кальций җитми дигән сүз. Кальций җитмәү – туклану дөрес булмау сигналы, кальций минералын үзләштерү бозылган дигән сүз, яки бу – ашказаны-эчәклек, калкансыман биз, бөер өсте бизләре авыртуы билгесе. Иң мөһиме – үзлегегездән дәваланмыйча, табибка күренергә, аның киңәшләрен тотарга кирәк.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: