Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
30 март 2018, 02:00

Аш бүлмәсендә тәртипме?

Яхшы хуҗабикәнең аш-су бүлмәсендә агач кашыклар булмый калмый. Әгәр яшелчә яисә җиләк-җимеш суты сеңеп, төсләре үзгәрсә, агач кашыкларны 15-20 минут чамасы хлорлы суда кайнатыгыз. Ә азактан, хлор исе чыгып бетсен өчен, кашыкларны салкын суда тотыгыз.

Агач кашыкларны кайнар суда озак тотарга ярамый.

Пыяла яисә бәллүр савыт-сабаны кайнар су белән юарга киңәш ителми, чөнки пыяласы төссезләнә һәм тоныклана. Әгәр бу савытларның ялтырап торуын телисез икән, җылы су белән юып, салкын суда чайкатыгыз. Җылы суга бераз аш серкәсе, яки эре тоз өстәргә кирәк. Моннан тыш, коры горчица кулланырга да була (1 стакан суга 1 аш кашыгы алына).

Балыклы ризыклар сакланган пыяла савыт-сабаны исә салкын суда, махсус сыекча кулланып кына юарга кирәк. Бу очракта балык исе калмаячак.

Пычакларны кашыклар, чәнечкеләр белән бергә сакламагыз, чөнки алар металл әйбергә тиеп тупаслана. Пычакларны кайнар суда тотарга да ярамый.

Пычакларны һәм чәнечкеләрне чи бәрәңге белән ышкысагыз, чистарыр һәм ялтырап китәр. Алардагы тапларны бетерү өчен лимон суты сөртегез һәм йомшак мамык чүпрәк белән чистартып куегыз.

Иттарткычны файдаланганнан соң яхшылап юыгыз һәм аның аша ак кәгазь чыгарыгыз. Аны җылы урында киптермәгез, ул карая һәм пычагы тупаслана.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: