Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
3 апрель 2018, 02:00

“БӘРӘҢГЕНЕ ҮРДЕРЕРГӘ КАЙЧАН ЧЫГАРЫРГА? МОНЫ НИЧЕК ЭШЛӘРГӘ?”

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева: — Үрдерү бәрәңгенең тишелешен тизләтә, уңышны 10-14 көнгә иртәрәк өлгертү һәм авыруларга, шул исәптән фитофтороз, макроспориоз һәм башка вируслы һәм гөмбәле чирләргә бирешү куркынычын киметергә булыша.

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева:

— Үрдерү бәрәңгенең тишелешен тизләтә, уңышны 10-14 көнгә иртәрәк өлгертү һәм авыруларга, шул исәптән фитофтороз, макроспориоз һәм башка вируслы һәм гөмбәле чирләргә бирешү куркынычын киметергә булыша. Үрдереп утырту язгы дым запасын нәтиҗәлерәк файдалану мөмкинлеге бирә.

Бәрәңгене утыртырга 3-4 атна кала баздан чыгарып, +10...+15 оС сакланган туры кояш нурлары төшмәслек, әмма якты урында тотарга кирәк. Үрентеләрнең озынлыгы 0,2-0,5 см (шуннан озынрагы утыртканда сынарга мөмкин) булырга тиеш. Саф һава һәм яктылык тиешенчә булу — төп шарт, шул чакта гына бәрәңге яшелләнеп нык булып үрә, ә ак үрентеләр генә чыгармый. Ак озын үрентеләр җиргә утырткач кибә.

Үргәндә бүлбеләр сулый, җылылык һәм дым бүлеп чыгара. Дымлылык кирәгеннән артык булганда, гөмбәле һәм бактериаль чирләр активлашырга, ә бу бәрәңгенең начар тишелүенә яки зәгыйфь үсентеләр бирүенә сәбәпче була ала. Шунлыктан бәрәңгене җиләс, якты урында үрдерергә, 2-3 кат кына итеп таратып салырга кирәк.

"Ирек мәйданы" гәзитеннән.
Читайте нас: