Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
13 июнь 2018, 02:00

ЛИМОНЛЫ САРЫМСАК ФАЙДАСЫ

Кан тамырларын холестерин төеннәреннән чистартырга лимон белән сарымсак ярдәм итә.

Кан тамырларын холестерин төеннәреннән чистартырга лимон белән сарымсак ярдәм итә. 4 баш чистартылган сарымсакны блендерда вакларга яки иттарткычтан үткәрергә. Шуңа кабыгы белән иттарткычтан чыгарылган бер лимон кушарга. Массаны 3 л лы банкага салырга, тулганчы су агызырга һәм 2-3 көн бүлмә температурасында тотарга. Көнгә 3-4 тапкыр болгатып торырга. Аннан сөзәргә һәм суыткычка куярга. Лимонлы сарымсаклы коктейльне көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан яртышар стакан эчәргә. Дәвалану курсы — бер ай.
Читайте нас: