Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
31 август 2018, 02:00

Дөрес тукланыгыз һәм көлеп яшәгез!

Тиз арыйсыз икән, димәк, туклану рационыгыз балансланмаган, витаминнар, минераль матдәләргә бай түгел.

Ризык организмга көч кертергә, нервларны тыныч¬ландырырга, матдәләр алмашын яхшыртырга тиеш.


* Күрәгә белән йөзем йөрәккә һәм баш миенә файдалы. Бу кипкән җимешләр калийга, микроэлементларга бай, йөрәк, кан тамырлары эшчәнлеге өчен кирәк.

* Сарымсак иммунитетны ныгыта. Составындагы аксым организмны тискәре факторлардан саклаучы антитәнчекләр бүлеп чыгара.

* Ачыган сөт ризыкларында файдалы микроорганизмнар бар. Алар эчәкләр эшчәнлеге өчен кирәк. Бу иммун системасын ныгытырга, тиз арымаска һәм һәрвакыт тонуста булырга ярдәм итә.

* Банан – энергия чыганагы. Бер генә җиләк-җимеш тә организмга банан кадәр көч бирми. Аның составындагы калий инфаркт һәм инсультны кисәтә.

* Соңгы вакытта көлүнең кеше организмына йогынтысы турында еш ишетелә. Көлегез! Бу сезнең кәефегезне күтәреп кенә калмаячак, тормышка позитив караш булдыра, якын-тирәдәгеләргә дә уңай тәэсир итәчәк.


“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: