Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
27 сентябрь 2018, 02:00

ХӨРМӘТЛЕ ХӨРМӘ!

Карбыз-кавын чоры узып бара, тик бу борчылырга сәбәп түгел. Ник дисезме?Чөнки тиздән хөрмә чоры җитәчәәә-әә-әәк! Әлеге җиләк-җимешнең файдасы бик күпди.

Әгәр хөрмәне сайлый белеп сайласаң, дөньяда аннан да тәмле нәрсә юктыр кебек тоела. Үзе тәмле, үзе баллы. Мммм-ммм-ммм… Туклыклы булуы белән беррәттән, ул әле витаминнарга да бай.

– Күзләрем яхшы күрсен, дисеңме? Нәрсә ашарга кирәклеген әйтеп торасы юктыр? Өлгергән хөрмәдә бета-каротин күп, ә ул күзләрне яхшырта.

– Үпкәңне кайгырт. Шул ук бета-каротин сулыш юлларын яхшырта, бронхит һәм пневмония барлыкка килүдән саклый.

– Йөрәгем нык булсын дисәң, хөрмә аша! Аның составындагы калий йөрәк мускулларын һәм кан тамырларын ныгытыр. Шул ук вакытта кан басымын да көйләр.

– Эчәклеләр яхшы эшләсен өчен дә хөрмә ашарга кирәк икән. Ашказаны авыртканда да хөрмә ярдәмгә килер.

– Хөрмә ярдәмендә яраларны да эшкәртергә мөмкин. Өлгергән хөрмәне пешкән урынга куеп торсаң, ул урын бик тиз төзәлер.

– Бөерләреңә ярдәм итәр. Хөрмәдәге магний организмнан тозларны чыгарырга, бөерләрне чистартырга булышыр.

– Анемияне себерке белән куып җибәрәбез. Бу эштә безгә шулай ук хөрмә ярдәмгә килер. Анемиядән файдалы булган тимер белән беррәттән, башка бик файдалы микроэлементлар да бар.

– Тамак авыртамы? Хөрмә аша! А һәм С витаминнары күп булу аркасында ул иммунитетны ныгыта.

– Депрессиягә “сау бул!” дибез. Көненә бер хөрмә организмны магнийга баетыр, ә ул нервларны тынычландыра, йокыны яхшырта. Фруктоза һәм глюкоза кәефне күтәрә.

– Матур булабыз. Хөрмәне йомшак өлешен йомырка сарысы белән богатабыз һәм юка итеп йөз тиресенә сөртәбез. 20 минуттан юып төшерәбез һәм кара нокталарга “сау бул” дип кул болгыйбыз.

Фото: pixabay.com

Ничек итеп сайларга?

Хөрмәнең кабыгындагы сызыклар күбрәк булган саен яхшы. Шулай ук кабык каты һәм шома булырга тиеш.

"Ялкын" журналы сайтыннан.
Читайте нас: