Әлшәй хәбәрләре
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
31 октябрь 2018, 02:00

Балык маеның файдасы бармы?

Балык маеның составында Омега-3 һәм Омега-6 май кислоталары күп.

Табиб миңа балык мае ашарга киңәш итте. Даруханәдән аның капсула формасындагысын алырга кушты. Көндәлек куллана торган нинди ризыкларда балык мае бар? Капсуладагы балык маеның зыяны юкмы? Алинә Вафина, Яшел Үзән.
Сорауга терапевт, кардиолог Альбина Шаһидуллина җавап бирә:
– Балык маеның составында Омега-3 һәм Омега-6 май кислоталары күп. Алар гормоннарны җайга сала, җәрәхәтләнгән урыннарның тиз төзәлүенә ярдәм итә, чәчләрне, тырнакларны ныгыта, төп энергия чыганагы булып тора. Май кислоталарының организмга җитмәве аркасында нерв системасы какшарга мөмкин. Балык маеның файдалы элементлары күзәнәкләр аша организмга тиз үтеп керә, яхшы эшкәртелә. Шулай ук балык мае күз күрүен, хәтерне, матдәләр алмашын яхшырта, ашкайнату системасын көйли, йөрәк, кан-тамырлары системасы авыруларын кисәтә, кәефне күтәрә, иртә картаюдан саклый.
Шулай да әлеге витамин һәр кешегә дә файдалы дип әйтеп булмый. Аеруча капсуладагы балык маен бөерләре авырткан кешеләргә, D һәм A витаминнары, кальций организмда артык күп булганда, туберкулез белән авыручыларга, ашказаны җәрәхәте күзәтелгәндә, ташлар булганда кулланырга киңәш ителми. Балаларга, авырлы хатын-кызларга да саклык белән генә кулланырга ярый. Препаратны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк.
Балык маен ач карынга кулланырга да киңәш ителми. Ул ашказаны авыруларын көчәйтергә мөмкин. Балык мае белән бергә Е витаминын куллансаң яхшы. Балык маена бай ризыклардан шомбыт (скумбрия), тунец, камбала, сөләйман балыгын атарга була. Шулай ук әстерхан чикләвеге, җитен орлыгы, кабак төше, брокколи, фундук, фасоль, шпинатта да Омега-3 май кислоталары күп.


Читайте нас: