Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
15 март 2019, 02:00

Тозлы кәбестә ашагыз!

Тозлы кәбестә – витаминнар һәм файдалы матдәләр чыганагы. Ул калий, магний, кальций, тимер, цинк, фосфор, йодка бай. Әлеге микроэлементлар организмны ныгыта һәм баш авыртуына, йокысызлыкка каршы көрәшә.

Тозлы кәбестә – витаминнар һәм файдалы матдәләр чыганагы. Ул калий, магний, кальций, тимер, цинк, фосфор, йодка бай. Әлеге микроэлементлар организмны ныгыта һәм баш авыртуына, йокысызлыкка каршы көрәшә.


Тозлы кәбестә составындагы В6 витамины аксымны үзләштерә. Шуңа күрә аны ит ризыклары белән бергә ашарга кирәк. Андагы С витамины күләме лимондагыдан да артып китә. Туңып кайткач, кайнар чәй эчкәнче, тозлы кәбестә ашап куйсагыз, оттырмассыз. Ул салкын тию ихтималын киметә. Кәбестә составындагы клетчатка ашкайнату органы һәм эчәкләр өчен әйбәт. Ул организмнан шлак һәм токсиннарны чыгара, бактерияләрнең черүенә юл куймый. Рассолы исә аппетитны арттыра.Тозлы кәбестә никотин кислотасына бай. Ул исә тырнак һәм чәчләрне ныгыту өчен кирәк. Бәйрәм табынына утырыр алдыннан тозлы кәбестә ашаган кеше исерми, ә соңыннан ашаса, махмырга бирешми.

Кәбестәнең зыяны турында да онытырга ярамый. Ашказаны җәрәхәте, панкреатит, гастриттан интегүчеләр аны ашамаса хәерлерәк. Шулай ук гипертония, бавыр һәм бөер авырулы кешеләргә дә тозлы кәбестә ашаудан тыелырга кирәк.


“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: