Әлшәй хәбәрләре
-22 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
22 март 2019, 02:00

Кунак кагыйдәләре

Салатта сез яратмаган ингредиентлар булса, аны ашамавыгыз хәерле.

Салатта сез яратмаган ингредиентлар булса, аны ашамавыгыз хәерле. Салаттан суганны яки борчакны аерып куеп калган өлешен ашап утыру матур түгел. Бу башкаларның аппетитын бозарга мөмкин. Ә менә берәр азыкка аллергиягез булса, аны хуҗабикәгә әйтегез. Ул сезгә кайсысын ашарга мөмкин булуын әйтер.


Табын артында үзегезнең вегетариан булуыгызны сөйләп утырмагыз.

Хуҗабикәгә мактау сүзләре әйтергә онытмагыз.


Кунакка барганда, хуҗаларга үзегезнең ялгыз гына килмәвегезне алдан әйтеп куегыз, хәтта бала белән килгәндә дә. Йә булмаса алдан ук бик теләп килер идем, баланы калдырырга кеше юк дип кисәтергә онытмагыз. Хуҗабикә бала белән килегез дисә, тыныч күңел белән бара аласыз.


Хуҗабикә бик якын кешегез булса гына, аңа ярдәм тәкъдим итә аласыз.

Юк дисә, бәйләнеп, кат-кат әйтеп тору кирәкми. Хуҗабикә өчен киңәш: кунаклар булганда, савыт-саба юмагыз, бу китегез дигән ишарә сыман була. Ә савыт-саба җитешмәсә, юарга була.


Кунакка иң күбе 15 минутка соңга калырга була. Аннан артыгракка китсә, шалтыратып кисәтегез. Бик күпкә иртәрәк килү дә хупланмый. 10 минутка иртәрәк килү рөхсәт ителә.


Хуҗаларның берәр савытын яки башка әйберне ватсагыз, шунда ук кибеткә йөгерергә яки акча чыгарып бирергә кирәкми. Соңрак алып кертә аласыз.


Кунакка чакыргач, анда тагын кемнәр була дип сорау дөрес түгел.

Табын артында начар яңалыклар, күңелсез хәбәрләр, сәламәтлек турында сөйләшеп утыру килешми.


Чәйне десертка кадәр эчәсегез килсә, аның урынына су гына сорагыз. Кайнар чәй яки каһвә ясауга караганда, аның өчен вакыт кирәкми, хуҗабикәне мәшәкатьләмисез дә.


Чәйдән соң 15-30 минут үткәч, китәргә дә була. Калыгыз дип бик ялынсалар да китегез.

Читайте нас в