Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
27 июнь 2019, 02:00

Кәбестәгез кортлыймы?

Сезнең дә кәбестәгез кортлап җәфалыймы?

Сезнең дә кәбестәгез кортлап җәфалыймы?


Ул нык булып үссен өчен түбәндәге катнашманы сибегез.


Өч литр суга даруханәдә сатыла торган бер шешә валерьян даруы һәм бер аш кашыгы сыек сабын салып болгатыгыз. Корткычлар ияләшкән кәбестәгә шуны сибәргә кирәк.

Кышка саклау өчен үстергән кәбестәне җыеп алырга бер ай кала аны нашатырь спирты белән эшкәртегез. 5 литр суга 40 мл (бер шешә) нашатырь спирты белән 1-2 аш кашыгы сыек сабын салып сибегез.


Резеда Галикәева.


Фото: “Постила.ру”



“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: