Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
13 август 2019, 02:00

Яшь булып калу өчен берничә киңәш

Күпме генә эзләнсәләр дә, әле берәү дә мәңге яшь калу серен ача алмый.

Күпме генә эзләнсәләр дә, әле берәү дә мәңге яшь калу серен ача алмый. Шулай да яшьлекне озайтырга мөмкин. Ул исә гап-гади кагыйдәләргә бәйле.
1. Су, су һәм тагын бер тапкыр су. Кеше организмының якынча 80 проценты судан тора. Су - матдәләр алмашында иң мөһим аспект. Әгәр сидек юллары системасы буенча каршылыклар юк икән, көненә 1,5-2 литр су эчәргә кирәк. Сыйфатлы фильтрлар кулланыгыз, иң мөһиме, чистартыгыз да эчегез.Җитәрлек күләмдә су куллану бит тиресе сыйфатын яхшырта, ул чистара, төсе тигезләнә.
2. Артык авырлык җыймагыз. Май күзәнәкләре зарарлы эстроген эшләп чыгара. Ә инде артык авырлыкның йөрәккә һәм умыртка баганасына өстәмә йөк булуы барыгызга да билгеле.
3. Саф һава һәм хәрәкәтләнү (табигатькә чыгу, җәяү йөрү) - нәкъ менә шундый күнекмәләр майны яндырырга булыша, баш мие эшчәнлеген яхшырта, кәефне күтәрә. Организмны бозучы продуктлар кислород ярдәмендә тизрәк яна.
4. Йокыгызны туйдырыгыз! Иң төп кагыйдә - 23.00 сәгатькә кадәр йоклап китү. Тәүлегенә - 7, иң яхшысы 8 сәгать йокларга кирәк. Йоклаганда бүленеп чыга торган мелатонин дигән гормон безнең организмны яшәртә.
Сәламәт булыйк!
Люзия Гыйниятуллина әзерләде.
фото: Яндекс
Читайте нас: