Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
25 сентябрь 2019, 02:00

Әпәт шул токмачлы аш!

Бүген кичкә нәрсә әзерләргә? Шушы сорау турында уйланмаган хатын-кыз бар микән?

Бүген кичкә нәрсә әзерләргә? Шушы сорау турында уйланмаган хатын-кыз бар микән? Булса да, бик сирәктер. Андыйларның кайтуына я бианалары әзерләп тора, я ирләре ресторанга йөртә, яисә хатыннарын үзләре табын әзерләп көтә.


Ә көн саен эштән йөгерә-чаба кайтып, газ плитәсе каршына басканнарга әнә шул аш төрләндерү мәсьәләсен хәл итәргә кала. Кайвакыт фантазия көрчеккә килеп терәлә, бертөрлелеккә китә. Өйдәгеләр өстәл каршына килеп утырмас борын: "Әпәт шул токмачлы аш!" - дип борын җыера.

Нишләргә? Мондый хәлдән чыгуның бер юлы бар. Коллегаларыңның төшке ашка нәрсә күтәреп килүенә игътибар ит. Я булмаса, сораш, кичә нәрсә пешердегез, дип кызыксынган бул. Берничә төрле ризык варианты булдымы? Булды!


Ирең дә әзергә бәзер булып кына утырмасын. Ул да бергә эшләгән егет-кызларның төшке ашына күз салсын. Менә тагын берничә аш төре! Кыскасы, әзерләп кенә өлгерт.


"Кызыл таң".


Фото:pixabay.


Читайте нас: