Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
5 декабрь 2019, 13:40

Йөзем - витаминнар хәзинәсе

Йөзем– минераль матдәләргә һәм витаминнарга иң бай җимешләрнең берсе.

Йөзем– минераль матдәләргә һәм витаминнарга иң бай җимешләрнең берсе.
Аның составында кан тарафыннан бик тиз үзләштерүгә ия булган глюкоза бар. Йөзем авыр физик яки акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр өчен бик тә файдалы, чөнки әлеге җимеш, мускул һәм акыл аруын җиңеп чыгарга ярдәм итә.
Әлеге җимештә глюкоза һәм тимер күп булганга күрә, ул организм тарафыннан кан җитештерүне арттыра, азканлылыкны дәвалый. Ашказаны эшләмәгәндә, бөер һәм бавыр авырулары булганда, организмга уңай тәэсир итүче компонентлар бар. Бөер эшен активлаштырып, йөзем организмда токсиннарны куып чыгарырга ярдәм итә.
Шулай ук йөземдә булган кайбер химик кушылмалар яман шеш авыруларының килеп чыгуын киметә.
Нерв системасы какшаган очракта да, йөзем җимеше төнәтмәсе ярдәм итә. Аның өчен: 100 г йөземне 250 мл кайнар суга салып, 10 -15 минут кайнатырга. Көненә 3-4 тапкыр яртышар стакан әлеге төнәтмәне эчәргә. Сәламәт булыгыз!
Фото: pixabay.com
Читайте нас: