Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
11 ноябрь 2020, 20:15

Ни өчен гөлнең туфрагы агара?

Моңа минераль матдәләр кирәгеннән артык булу сәбәпче.

Моңа минераль матдәләр кирәгеннән артык булу сәбәпче. Гөлләрне махсус грунтка утыртырга яки туфрак катнашмасын үсемлекнең төренә карап әзерләргә кирәк. Төп сәбәпләр суны тиешенчә сипмәү, чүлмәктә дренаж тишекләре томалану да була ала.
Мондый хәл күзәтелмәсен өчен әлеге ялгышларны төзәтегез. Гөлне икенче савытка күчергәндә, элеккесеннән 2-3 см га киңрәк, 4 см га тирәнрәк чүлмәк алырга кирәк. Шундук олы чүлмәккә утырту да туфракның әчүенә, бозылуына китерә ала. Су сипкән саен гөлнең төбен йомшартыгыз. Дым саклансын өчен туфрак өстенә 1 см калынлыкта агроперлит салырга була.
Чыганак: https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_6181%2Fall
Читайте нас: