Стоматит — авыз куышлыгының лайлалы тышчасы ялкынсыну. Ул ирендә дә булырга мөмкин. Стоматит тешләрне каты щетка белән чистарту, казналык җәрәхәтләнүдән чыгарга мөмкин. Төп сәбәпләре — В12, цинк, фолий кислотасы, тимер җитмәү, бактерия, гөмбәчек, вируслы инфекцияләр. Иммунитет начарлану, эчәклек авырулары, шикәр диабеты да авыз эче бозылуга китерә ала. Стоматит еш чыккан кешеләргә әче җиләк-җимеш, шоколад, кофедан баш тартырга кирәк. Йогышсызландыру үзлегенә ия үсемлек (ромашка, тырнак гөл, шалфей һ.б.) төнәтмәләре белән чайкаганда, стоматит 3-14 көндә узарга тиеш. 3 атнадан артык хәл җиңеләйми икән, табибка күренергә кирәк.