Корица белән бал кушылмасы (бер өлеш корицага биш өлеш бал) ашказаны авыруларын җиңә, организмны вируслардан саклый, йөрәкне ныгыта.
***
- Буыннар авыртканнан: бер стакан җылы суга бер аш кашыгы бал һәм ярты чәй кашыгы корица салыгыз. Эчемлекне һәр көн иртән һәм кич эчегез.
- Начар холестеринның күләмен киметү өчен, чәегезгә бер чәй кашыгы бал белән бер чеметем корица салыгыз.
- Салкын тигәннән: көненә өч тапкыр бер аш кашыгы балга 1/4 аш кашыгы корица кушып ашагыз.
- Арыганлыктан: бер стакан җылы суга бер чәй кашыгы бал һәм ярты чәй кашыгы корица салып эчегез.
- Яман шешкә каршы: һәр көн бер аш кашыгы балга бер чәй кашыгы корица кушып ашагыз.
- Йокысызлыктан: бер стакан җылы сөткә бер аш кашыгы бал, ярты чәй кашыгы корица һәм әз генә мөшкәт чикләвеге (мускат) салып, йокларга ярты сәгать кала эчегез.
-3 °С
Болытлы