Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
14 декабрь 2020, 14:00

ТЕШНЕ НИЧЕК АГАРТЫРГА?

Сәламәт теш азрак саргылтрак, аны еш агарту теш эмаленә зыян салырга мөмкин.

Сәламәт теш азрак саргылтрак, аны еш агарту теш эмаленә зыян салырга мөмкин. Профессиональ теш агартуны елына ике тапкырдан ешрак эшләтергә ярамый.

Өйдә агарту өчен теш пастасына азрак чәй содасы кушалар. Теш порошогы кулланганда тагын да яхшырак. Бер банкага 1 чәй кашыгы сода җитә. Катнашманы тешләргә сылап, 2-3 минут тотарга һәм щетка белән ышкып чайкарга. Теш эмаленә зыян килмәсен өчен, мондый агартуны иң күбе 2 атнага бер эшләргә ярый. Төелгән активлаштырылган күмер зыянсызрак санала, аның белән атнага бер тапкыр агартырга була.
Фото: https://pixabay.com/
Читайте нас: