Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
29 декабрь 2020, 12:38

Яңа ел алдыннан шушы киңәшләргә колак салыгыз

Яңа елга бурыч белән кермәгез.

Яңа елга бурыч белән кермәгез. Көтеп торырга риза булсалар да, мөмкин булганча, бурычыгыздан котылырга тырышыгыз.
***
Кунакларыгызга бүләкләр таратканда, эчтән генә: “Бүләкләремне саф йөрәктән тапшырам, алмашка язмышымнан бәхет сорыйм”, – дип әйтегез.
***
Йомгакларга мөмкин булган эшләрегезне, әле ашыгыч түгел дип, киләсе елга калдырмагыз. Ярты юлда яки очына чыгып җитәргә аз гына калган эшләр сезнең кәефегезне кырып торыр, тәмамланмаган эш – нәкъ бурыч шикелле ул.
***
Өегездә, машинагызда тәртип салыгыз. Сүз юып, тузан сөртеп чыгу турында гына түгел. Артык, ватык яки кулланылмый торган әйберләрдән арыныгыз. Бу шулай ук күңелгә канәгатьлек бирә торган нәрсә.
***
Яңа елны бергә каршылый торган якыннарыгызга бүләк алыгыз. Монда сүз ниндидер зур бүләкләр турында бармый, дөя генә түгел, энә дә бүләк икәнне онытмыйк.
***
Киләсе елга хыялларыгызны язып куярга онытмагыз! Нәкъ менә деталенә кадәр уйлап, күзаллап язылган хыяллар материальләшә, ди психологлар. Сан буенча чикләүләр юк, рәхәтләнеп хыялланыгыз, теркәп куегыз!
Фото: ok.ru
Читайте нас: