Әлшәй хәбәрләре
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
5 гыйнвар 2021, 12:14

КАН БАСЫМЫН ДӨРЕС ҮЛЧӘГЕЗ

Кан басымын һәркем үлчи белә кебек.

Кан басымын һәркем үлчи белә кебек. Аеруча хәзерге заманча цифрлы тонометрлар булганда. Әмма күп очракта ялгышлар ясаучылар бар.
Иң еш җибәрелә торган хата — кулны асылындырып тору. Болай мускуллар киеренке халәттә була, тонометр ким дигәндә 10 пунктка артыграк күрсәтә ала. Җайлап утырырга, кулны каты өслеккә куярга кирәк.
Кайбер кеше кан басымын кием аша үлчи. Болай эшләргә ярамый, тонометр кием аша кан басымын дөрес үл¬чә¬мәскә мөмкин. Кан басымын үлчәр алдыннан җиңне сызганырга кирәк.
Кайберәүләр аякны аякка атландырырга ярата, кан басымын үлчәгәндә болай утырырга ярамый. Ул аскы очлыкларда кан тамырлары кысылуга китерә. Тонометр кан басымын булганнан кимрәк күрсәтергә мөмкин.
Фото: newstes.ru
Читайте нас: