Әче кызыл борычны корткычларга каршы кулланырга мөмкин. Өйдә үсенте яки гөлләргә агулы препаратлар сиптереп булмый, монда әче борыч ярдәмгә килә ала.
100 г төелгән әче борычны 1 л суга салып, талгын утта 30 минут кайнатырга. Суынганчы төнәтергә һәм 10 л булганчы су кушарга. Төнәтмәне үсемлекләргә сиптерергә ярый.
Әче борычтан гөблә, акканат, пәрәвез талпаны һәм башка корткычлар курка.