Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
10 февраль 2021, 19:00

Имбир белән дәвалану ысуллары

Инфекцияләрдән саклану өчен имбир тамырының кабыгын әрчеп, кечкенә генә кисәген суырырга, әчесе беткәч чәйнәргә

Инфекцияләрдән саклану өчен имбир тамырының кабыгын әрчеп, кечкенә генә кисәген суырырга, әчесе беткәч чәйнәргә;
====
1. Кипкән имбир тамырының порошогына бераз су кушарга һәм шул паста кебек катнашма белән авырткан җиргә компресс ясарга. Бу ысул теләсә нинди авыртуны баса. Порошок урынына кыргычта кырылган чи имбир тамырын да кулланырга була. (Игътибар! )Бу ысулны табибларга күренгәч кенә кулланырга була, чөнки авыруга ашыгыч ярдәм яисә операция кирәк булырга мөмкин.)
====
2. Теш авыртканда, авыз эченең лайлалы катламы ялкынсынганда имбир тамыры кисәген чәйнәргә;
====
3. Күңел болганганда 1,5 г имбир тамыры порошогын (0,5 чәй кашыгы) чәйгә кушып эчәргә;
====
4. Геморрой булганда — 1 чәй кашыгы алоэ согына бер чеметем имбир порошогы өстәргә, баллы су белән эчеп җибәрергә. Көненә 2 тапкыр терелгәнчегә хәтле кулланырга.
====
Башка югарыда искә алынган авыруларны дәвалау һәм кисәтү өчен түбәндәге рецептны кулланырга мөмкин:

1 чәй кашыгы имбир порошогына 1 стакан кайнап торган су өстәргә, 30 минут төнәтергә. Һәм 1/4 стакан төнәтмәне көненә 4 тапкыр эчәргә яисә имбир тамырын ризыкларга, эчемлекләргә кушарга. Эчемлекләргә шулай ук бал, лимон кушарга була.
Фото: https://pixabay.com/
Читайте нас: