Әлшәй хәбәрләре
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
19 декабрь 2017, 02:00

Кәгазь бланклар урынына

2018 елның 1 гыйнварыннан илебездә ветеринария сертификатлавының электрон системасы эшли башлаячак.

2018 елның 1 гыйнварыннан илебездә ветеринария сертификатлавының электрон системасы эшли башлаячак.
Бу, барысы да күнеккән кәгазь бланклар булмаячак, дигән сүз. Дәүләт ветеринария күзәтүе контрольлек иткән барлык йөкләрнең мотлак “Меркурий” Федераль дәүләт мәгълүмат системасының электрон сертификаты булырга тиеш. Шунлыктан, әгәр малтабарлык эшчәнлегегез чималдан алып магазин киштәсендәге әзер продуктка кадәр йөкләр белән бәйле булса, сезгә гадәттәге эш тәртибен үзгәртергә туры киләчәк. Ветеринария озату документлары “Меркурий” мәгълүмат системасын файдаланып, электрон тәртиптә генә әзерләнәчәк.
Бу системада әле һаман да теркәлеп өлгермәгән сәүдә һәм җәмәгать туклануы оешмаларына һәм малтабарларга ел ахырына кадәр теркәлү үтәргә, пароль һәм логин алырга, шәхси электрон кабинет һәм операторның ведомстволы почта системасында электрон почта адресы булдырырга кирәк.
Моны почта аша (450071, Уфа шәһәре, Лесной проезд урамы, 1) заявка җибәреп, Россельхознадзорның БР буенча идарәлегендә яки гади электрон култамга куеп, электрон формада info@svfk. mcx. ru адресында эшләргә, я булмаса заявканы шәхсән үзең тапшырырга мөмкин. Гариза үрнәкләре - Россельхознадзор һәм БР Ветеринария идаралеге сайтларында.
Теркәлү буенча сорауларыгыз булса, Әлшәй ветеринария станциясенә (Раевка авылы, Коммунистик урамы, 16, тел. 2-26-96) мөрәҗәгать итегез.
Район хакимиятенең икътисади үсеш бүлеге.
Читайте нас: