Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
27 февраль 2018, 02:00

Беренче һәм өченче балага пособиеләр

Башкортстанда 2018 елда туган яки уллыкка алынган беренче, шулай ук өченче һәм арытабангы балага айлык түләүләр алуга гаризалар кабул ителә.

Башкортстанда 2018 елда туган яки уллыкка алынган беренче, шулай ук өченче һәм арытабангы балага айлык түләүләр алуга гаризалар кабул ителә.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ата-аналар яңа пособиеләрне халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең республика үзәге филиалларында, күпфунцияле үзәктә яки дәүләт хезмәтләре порталы аша юллый ала.
Мондый ярдәмгә беренче балалары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган, җан башына уртача керем 14 мең 247 сумнан артмаган гаиләләр дәгъва итә ала. Айлык түләү күләме 8 мең 892 сум тәшкил итә. Ата-аналар аны бала яшь ярымлык булганчы алачак.
Өченче һәм арытабангы балага айлык түләү җан башына уртача керем 8 мең 483 сумнан артмаган гаиләләргә бирелә. Аның күләме – 8 мең 993 сум, пособие балага өч яшь тулганчы түләнә.
Айлык түләүгә гаризаны бала туганнан соң алты айдан да соңламый бирергә кирәк.
Гаиләнең яңа айлык түләүләр алуга хокукы булу-булмавын Хезмәт министрлыгы сайтында онлайн-консультант аша белергә мөмкин.
Читайте нас: