Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
2 март 2018, 02:00

Штрафны өйдән чыкмыйча түлә!

Тормыш бер урында гына тормый. Элегрәк штрафларны, дәүләт пошлинасын түләр өчен чиратларда күп вакытны сарыф итәргә туры килсә, бүген барлык мәсьәләләрне Интернет аша хәл итәргә була. Шул рәвешле үк дәүләт ведомстволары тарафыннан күрсәтелүче дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне бөтен­дөнья челтәренә тоташтырылган компьютер яисә телефон аша да алырга була.

Тормыш бер урында гына тормый. Элегрәк штрафларны, дәүләт пошлинасын түләр өчен чиратларда күп вакытны сарыф итәргә туры килсә, бүген барлык мәсьәләләрне Интернет аша хәл итәргә була. Шул рәвешле үк дәүләт ведомстволары тарафыннан күрсәтелүче дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне бөтен­дөнья челтәренә тоташтырылган компьютер яисә телефон аша да алырга була. Gosuslugi.ru порталында теркәлгәннән соң, сез Дәүләт автоинспекциясе күрсәтүче һәм башка хезмәтләрдән дә файдалана аласыз.


Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штраф турында мәгълүмат алу һәм аны түләү өчен водитель таныклыгын һәм транспорт чарасын теркәү турындагы документны әзерләргә, электрон төрдә гариза тутырырга һәм штрафлар буенча тиешле мәгълүмат алырга кирәк. Аларны сезгә уңайлы ысуллар белән түләргә була. Портал, шулай ук, дәүләт пошлинасын кредит оешмасына барып тормый гына түләп, вакытны янга калдыру мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталыннан файдаланучылар дәүләт пошлинасын 30 процент ташлама белән түли алачак.
Шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталы транспорт чарасын теркәгәндә (исәпкә кую һәм документларны алу; теркәү мәгълүматларының үзгәрүе; исәптән төшерү) һәм водитель таныклыгы алганда (водитель таныклыгын срогы чыгу сәбәпле алыштырганда, халыкара водитель таныклыгы алганда һ.б.) бик файдалы булырга мөмкин.
http://www.gosuslugi.ru порталы мөмкинлекләреннән файдаланып, водитель таныклыгын алу яисә алыштыру, автомобильне исәпкә кую өчен үзегезгә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый аласыз.
Gosuslugi.ru сайты чын ярдәмче булып тора: гаризаны эш урыныннан китмичә генә үзегез өчен уңайлы вакытта җибәрергә була (портал түлек әйләнәсенә эшли). Сез башка шәһәргә яисә сәяхәткә китсәгез дә, һәрвакыт тиешле мәгълүмат алып, гариза җибәрә аласыз: Интернетка чыгу да җитә.
Башкаланың Дәүләт автоинспекциясе республикада яшәүчеләрне Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы мөмкинлекләрен файдаланырга, аның өстенлегенә тиешле бәя бирергә чакыра.
Русия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Уфа шәһәре буенча ЮХХДИ хезмәте.

"Кызыл таң" гәзитеннән.

Читайте нас: