Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
27 апрель 2018, 02:00

Ялган акчаны ничек танырга?

Республикада ялган акча әйләнеше артуы күзәтелә. Аларның күп өлешен Төньяк-Кавказ төбәгендә югары сыйфатлы җиһазда басылган 5000 сумлык ялган банкнотлар тәшкил итә.

Республикада ялган акча әйләнеше артуы күзәтелә. Аларның күп өлешен Төньяк-Кавказ төбәгендә югары сыйфатлы җиһазда басылган 5000 сумлык ялган банкнотлар тәшкил итә.
Ялган акчаларны чын купюралардан аерып торган төп билгеләр:
ялган банкнотларда су билгеләре сурәтләнеше бозылган;
банкнотларны яктыга куеп караганда саклагыч җеп имитациясендә полимер нигез чикләре юк. “5000 ЦБР” тексты тик туры һәм әйләндерелгән килеш язылган;
зурайтып караганда ялган банкнотта Русия Банкы эмблемасының нәзек кенә параллель штрихлардан торуы күренә;
яктыга куеп караганда банкнотның ал һәм арт ягындагы сурәтләр туры килми;
чын купюраны караганда алгы яктан уң яклап аскы почмакта, әгәр банкнотны яктылык төшүгә карап төрлечә әйләндерсәң, РР (Русия акчасы) дип язылган ике хәрефне күрергә мөмкин, бу кипп-эффект дип атала, ә ялган купюрада ул юк.
Ультрашәмәхә нурланышында чын банкнотларда алгы яктан тар купон киңлегендә язылган серия номеры кызгылт булып күренә.
Инфракызыл нурланышта детектор экранында купюраның тулы рәсеме күренә (Русия Банкының чын акчаларында - тик аерым фрагментлар гына).
Әгәр сездә купюрада ялган акча билгеләре булуына шик туса:
ашыгыч рәвештә полиция хезмәткәрләрен чакыртыгыз (тревога кнопкасын файдаланып, телефон буенча);
ялган акча биргән кешенең билгеләрен (киемен, автомобиль номерын һәм кайсы якка китүен) истә калдырырга тырышыгыз, сак хезмәте булган очракта, аны кулга алу чарасын күрегез.
А. ЧУГУНОВ,
Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча бүлеге җитәкчесе.
Полициянең дежур часте телефоннары: 102, 3-12-09, 3-07-24.
Читайте нас: