Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
21 Май 2018, 02:00

Үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар тикшерелә

14 айдан 25 майга кадәр махсус искәртү акциясе уза.

14 айдан 25 майга кадәр махсус искәртү акциясе уза.
-Шушы көннәрдә Дәүләт техник күзәтүенең район инспекциясе теркәлмәгән һәм үткән елларда техник күзәтү үтмәгән үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмаларны ачыклау буенча чаралар уздыра, - ди баш дәүләт инженер – инспекторы вазыйфасын башкаручы Радик Вәлиев. – Техниканы тикшерү барышында кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә хәвеф янаган, тирә-як мохиткә зыян китергән, юл хәрәкәте хәвефсезлегенә йогынты ясаган очракларны ачыклауга аерым игътибар бүленә.
Үзйөрешле машиналарны теркәү, техник күзәтү, гражданнар җаваплылыгын мотлак страховкалау һәм идарә итүгә рөхсәт кагыйдәләрен бозган автомобиль хуҗаларына административ җаваплылык каралган.
Үз хәбәрчебез.

Читайте нас: