Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
29 июнь 2018, 02:00

“МАШИНАНЫ ИСӘПКӘ КУЙМАСАЛАР, НИШЛӘРГӘ?”

— Сату-алу килешүе нигезендә, тотылган машина сатып алган идем. ЮХИДИ бүлегенә баргач, автомобильне теркәү гамәлен башкару чикләнгән булуы ачыкланды, ягъни аны минем исемгә күчермиләр.

— Сату-алу килешүе нигезендә, тотылган машина сатып алган идем. ЮХИДИ бүлегенә баргач, автомобильне теркәү гамәлен башкару чикләнгән булуы ачыкланды, ягъни аны минем исемгә күчермиләр. Аңлавымча, элекке хуҗасының түләнмәгән штрафлары күп. Бу очракта нишләргә? Андый машина белән йөрергә ярыймы?

(Алия, Арча.)


Автоюрист Марат СОЛТАНОВ:

— Сату-алу килешүе төзелгәннән соң, машина белән 10 көн йөрергә ярый. Шушы вакыт эчендә яңа хуҗа аны үз исеменә теркәргә тиеш. Түләнмәгән штрафлар сәбәпле, теркәүгә бәйле чикләүләр булырга мөмкин. Аларны бетерү өчен, ул штрафларны түләргә туры киләчәк. Моны автомобильнең элекке хуҗасыннан таләп итәргә кирәк. Әгәр ул баш тартса, сату-алу килешүен өзә, ягъни машинаны кире кайтарып, акчагызны таләп итә аласыз. Алда санап кителгән вариантларның берсе дә туры килмәсә, штрафларны үзегез түләргә мөмкин. Шушы мәсьәләләрне хәл итмичә, машинаны үз исемегезгә теркәмичә, аның белән йөрергә хокукыгыз юк (килешү төзелеп 10 көн узганнан соң).
Читайте нас: