Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
5 июль 2018, 02:00

300 МЕҢЛЕК ТҮЛӘҮНЕ АЛУ ШАРТЛАРЫ ҮЗГӘРДЕ

Беренче бала өчен тәгаенләнгән пособиене күбрәк гаиләләр алачак.

Беренче бала өчен тәгаенләнгән пособиене күбрәк гаиләләр алачак. Төзәтмәләрне кичә республика хөкүмәтенең президиумы утырышында керттеләр. Хәзер баланың әти-әниләренең пропискалары республикада булып, ә сабыйлары чит төбәктә туган гаиләләр дә 300 меңгә дәгъва итә ала. Пособие алу таныклыгының гамәлдә булу срогы да артты. Аны 9 айга кадәр озайттылар. Сабыйлары быелның 1 мартына кадәр туган гаиләләр өчен гариза бирү срогын 6 айга озайттылар.
Кайсыбер гаиләләргә 300 меңне бирүдән баш тартканнар иде. Ул гаиләләр 1 сентябрьгә кадәр яңадан гариза яза алалар. Төзәтмәләр кертелү сәбәпле, гаризаларын киредән караячаклар.
Читайте нас: