Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
9 июль 2018, 02:00

Суда үзеңне ничек тотарга?

Эссе көннәр һәм отпусклар башлану белән күпләр су буйларына ашыга.

Эссе көннәр һәм отпусклар башлану белән күпләр су буйларына ашыга. Җәйге кояшлы көндә салкынча суда коену сәламәтлекне генә ныгытмый, кәефне дә күтәрә. Әмма суның нинди хәвефле икәнен дә онытмаска кирәк. Ел саен сулыкларда йөзләгән бәхетсезлек очраклары булып тора.
- Ялыгызны күңелсез хәлләр белән бозмагыз. Әгәр су буенда ял итәргә уйласагыз, игътибарлы һәм сак булыгыз. Балаларны караусыз калдырмагыз. Аеруча су буенда исерткеч эчемлекләр кулланучылар борчый. Статистика буенча, нәкъ алар ешрак суга бата, - ди район хакимиятенең Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече Марат Моратхуҗин.
- Иң яхшысы иртән яки кичен суда коенырга. Кояшта озак булганнан соң күләгәдә торыгыз, бераз “суынгач” кына суга керегез. Су һәм һава температурасы алмашынуына тән күнексен өчен моны акрынлап эшләгез.
Өреп кабартылган матрасларда һәм түгәрәкләрдә ярдан еракка йөзеп китмәгез, ач килеш яки ашаганнан соң коенмагыз. Әгәр йөзгәндә арысагыз яки өши башласагыз, тизрәк судан чыгыгыз.
!Бердәм коткару телефоны – 01, кесә телефоныннан – 112.
Читайте нас: