Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
3 август 2018, 02:00

Чүп-чар өчен барыбызга да түләргә туры киләчәк

2019 елның1 гыйнварыннан “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында”гы федераль законга төзәтмәләр үзкөченә керәчәк. Алар гамәлдә коммуналь көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасынакүчүне аңлата

Сүз чүп-чар җыю һәм чыгару турында бара. Яңа елдан бу хезмәт түләүле һәм барысы – гражданнар, юридик шәхесләр, барлык авыллардагы малтабарлар өчен дә мотлак үтәлергә тиешле хезмәт булачак. Ә көнкүреш калдыкларын җыю, транспортировкалау, сортларға аеру һәм утильләштерү белән махсус оешмалар – төбәк операторлары шөгыльләнәчәк. Башкортстанда биш зонага дүрт төбәк операторы билгеләнде.
-Әлшәй районы 4нче зонага керә, аукцион нәтиҗәләре буенча безне Туймазыдан “Экология Т” компаниясе хезмәтләндерәчәк, - дип аңлатты район хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча баш белгече Альбина Сәлихова. – Төбәк операторы хезмәтләре суммасын республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитеты раслаячак, көнкүреш калдыкларын алып киткән өчен түләү квартирада яки йортта теркәлгән кешеләр санына карап исәпләнәсәк.
Законга үзгәрешләр кертүнең төп максаты – оешкан рәвештә көнкүреш калдыкларын җыю, ташу, ә иң мөһиме- эшкәртү юлы белән җыелып яткан чүп-чарның тирә-як мохиткә һәм кешеләр сәламәтлегенә начар йогынтысын киметү.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА
Читайте нас: