Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
24 октябрь 2018, 02:00

Көзен сарымсак утырту серләре

Сарымсакны октябрь аенда утыртып калдырыгыз.

Балтач районының Чепья авылында яшәүче Альберт Әхмәтовтан сарымсак утырту серләре белән бүлеште.
Сарымсакны октябрь аенда утыртып калдырыгыз. Ул тамырларын җибәреп өлгерергә тиеш, шул ук вакытта тишелеп тә чыкмасын. Көннәр артык җылы торса, үсеп китү куркынычы бар, суык торса, тамыр җибәрә алмаска мөмкин. Шуңа да һава торышын чамалап торырга кирәк. Сарымсакны утыртырга ике атна кала, җирне сукалап куябыз, бу вакыт эчендә җир ял итәргә тиеш. Чәчеп калдыру өчен сарымсакның эре тырнакларын гына алабыз, уртадагы яссы тырнагын утыртмыйбыз. Сайлап алынган сарымсак тырнакларын унбиш-егерме минут марганцовка эремәсендә тотабыз. Аннан алып бераз кипшенгәч, түтәлгә утыртып чыгабыз (5-10 см тирәнлектә). Өстенә йә пычкы чүбе, яки яфраклар түшәп чыгабыз. Алар сарымсакны каты кыраулардан, беренче суыклардан саклый.
Быел без беренче тапкыр сарымсак утыртасы урынга горчица чәчкән идек. Ул чүп үләнен дә үстерми, аннан ашлама да булып тора, сарымсакның тамырлары да ныгып, әйбәт булып үсеп китә дип ишеттек. Нәтиҗәсен киләсе елга күрербез.


Читайте нас: