Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
21 декабрь 2018, 02:00

2019 елны каршыларга әзерләнәбез

Көнчыгыш календаренә ярашлы, һәр елның яклаучысы бар. Быел Эткә алмашка игелекле Кабан (Сары Җир Дуңгызы) ашыга. Ел хуҗабикәсеннән нәрсәләр көтәргә һәм аның мәрхәмәтен яулар өчен нишләргә?

Көнчыгыш календаренә ярашлы, һәр елның яклаучысы бар. Быел Эткә алмашка игелекле Кабан (Сары Җир Дуңгызы) ашыга. Ел хуҗабикәсеннән нәрсәләр көтәргә һәм аның мәрхәмәтен яулар өчен нишләргә?


Дуңгыз – шаян, аралашучан, шул ук вакытта сакчыл һәм акыллы җан иясе. Дуңгыз елы йомгак ясау өчен уңайлы, сине аска сөйрәүчеләрне тормышыңнан сызып ташларга кирәк һәм яңа дуслар табу өчен яхшы булачак. Алай гына да түгел, ул яңа кызыксынулар, уй-хыялларны тормышка ашыру елы да һәм Сары Дуңгыз бик күп яхшылыклар китерәчәк!

Астрологлар фикеренчә, ел тыныч, уңышлы һәм тотрыклы булырга вәгъдә итә. Барыннан элек, алар елның авыл хуҗалыгы, бакчачылык белән шөгыльләнүчеләргә уңышлы булуын фаразлый. Тагын Дуңгыз гаилә, балаларны ярата, аеруча ул - күпбалалы гаиләләрнең яклаучысы.


Сары Җир Дуңгызы елы 2019 елның 5 февралендә үз хокукларына кереп, 2020 елның 24 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.


Нинди киемдә каршыларга


Һәр яңа елны без гаилә, якыннар һәм дуслар белән каршыларга тырышабыз. 2019 ел да искәрмә булмас. Дуңгызны Җир һәм Сары дип атасалар да, сары төсне генә түгел, ә ком төсендәге, лимон, яшел, көрән һәм башка төрле киемнәр дә сайларга мөмкин. Аларга алтынсу төсләрне кушарга кирәк, чөнки Дуңгыз байлык һәм муллыкны гәүдәләндерә. Бәйрәм күлмәкләренә матур алтын бизәнгечләр, сары металлдан бижутерия яхшы өстәмә булыр. Өй эче сары, көрән, алтынсу һәм яшел төсләр белән балкысын өчен чыршы уенчыклары ярдәмгә киләчәк.


Өстәлгә нинди ризык куярга


Дуңгыз – йорт хайваны, ул ямьлелек һәм уңайлылык ярата, аңа ихласлык барыннан да мөһимрәк. Шуңа да, өстәл әзерләгәндә иң мөһиме, гади һәм уңайлы шартлар турында онытмагыз.

Дуңгыз әллә ни талымлы түгел, әмма бу бәйрәм өстәлендә бертөрле әйберләр булырга тиеш дигәнне аңлатмый. Төрле салатлар һәм кабымлыклар күбрәк булган саен, киләсе ел хуҗабикәсенә ныграк ярарсыз. Әгәр сез яшелчә, чикләвек, яшел тәмләткечләр, гөмбә, ярма, йомырка һәм сырдан ашамлыклар әзерләсәгез, Сары Дуңгызга ошар. Шулай ук тавык, сыер һәм сарык итеннән пешерелгән ризыклар да ярый. Цитруслыларның төрлелеге дә ел хуҗабикәсенең күңеленә хуш килер.

Әзер блюдоларны зәвык белән өстәлгә кую да мөһим.

Фантазиягезне җәлләмәгез!


Нәрсә бүләк итәргә


Бүләк сайлаганда иң төп кагыйдә: ул кирәкле һәм файдалы булсын. Шуңа да Дуңгызны мәгънәсез әйберләр шатландырмый – 2019 ел хуҗабикәсе файдалы бүләкләр ярата.

Көнкүрештә кирәкле акча янчыгы, бүләк сертификатлары, йорт кирәк-яраклары бик тә яхшы бүләк булыр.


Бәйрәм алдыннан өйне җыештырып чыгу мөһим, Яңа елны чисталыкта һәм тәртиптә каршыларга кирәк.


Яңа елны каршылаганда кесәгезгә мотлак тәңкә салыгыз, бу финанс яктан уңышны җәлеп итү өчен ярдәм итәр.


БӘЙРӘМ ӨСТӘЛЕНӘ


“Төн” салаты


Моның өчен 5 пешкән йомырка, 200 г ысланган тавык ите, 200 г маринадланган гөмбә, 100-150 г сыр, яшел тәмләткечләр, майонез яки каймак алына.

Йомырканың агын сарысын аерып алып, аларны аерым кыргычта уарга. Ит һәм гөмбәне ваклап турарга. Сырны вак кыргычтан чыгарырга. Һәр катламын: ит, гөмбә, йомырка агы, сыр, йомырка сарысын майонез яки каймак белән буяп салырга. Яшел тәмләткечләр белән бизәргә.


Туклыклы салат


1 банка консерваланган фасоль (томатта булмасын), 2 помидор, 50шәр г ысланган колбаса һәм сыр, петрушка, майонез алына.

Колбасаны - саламлап, помидорны – шакмаклап турарга, сырны кыргычтан чыгарырга, петрушканы ваклап турарга һәм майонез өстәп бутарга.


Бавыр рулетлары


200 г тавык бавырын, суган, сарымсакны ит тарткыч аша чыгарырга, 1 йомырка, тоз, каймак, он өстәп, яхшылап бутарга. Коймак пешерергә.

Эчлеген әзерләү: сарымсакны, теләсә нинди яшел тәмләткечне вакларга, каймак кушарга һәм тоз-борыч салырга. Сырны һәм кишерне кыргычтан чыгарырга.

Һәр коймакны яшел тәмләткечле каймак белән буярга, өстенә сыр һәм кишер сибәргә, рулет итеп төрергә. Суыткычта 2 сәгать тотырга.


Чөгендердән “Генерал” салаты


200 г пешкән ит, 4 пешкән йомырка, һәм уртача зурлыктагы икешәр чөгендер һәм кишер, 100 г каты сыр, 2 тырнак сарымсак, майонез кирәк.

Итне вак итеп турарга, вакланган сарымсак һәм бераз майонез кушып бутарга. Калган ингредиентларны эре кыргычтан уарга. Катлам итеп салырга: ит, сыр, йомырка, кишер, чөгендер, һәр катламны майонез белән буярга. Яшел тәмләткечләр белән бизәп, суыткычка куярга.


Ел ике өлешкә бүленә: беренче яртысында без – җәйне, икенче яртысында Яңа елны көтәбез.


Фото: Яндекс.

Читайте нас: