Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
12 апрель 2019, 02:00

Өстенлек – санлы телевидениегә

Билгеле булуынча, 3 июньнән федераль телеканаллар программалары Башкортстанда аналог форматта күрсәтмәячәк.

Билгеле булуынча, 3 июньнән федераль телеканаллар программалары Башкортстанда аналог форматта күрсәтмәячәк. Шуңа да алдан ук санлы телевидениегә күчүне хәстәрләргә кирәк. Районда этаплап санлы форматка күчерү турында хакимият башлыгы урынбасары Н. Ә. Хәйретдинов сөйли:
-Бүген Башкортстан халкы, шул исәптән әлшәйлеләр дә, 20 федераль телеканалны бушлай һәм югары сыйфатта карый ала. Районыбызның күп өлеше санлы тапшырулары зонасына керә. 18000 йортта бу телевидениедән куллана алачаклар, тик 300е генә бу зонадан читтә кала.
Халыкның күпчелеге юлдаш яки IP- телевидение карый. Әмма аналог сигналны тотучы иске телевизорлар да бар әле. Аларда Беренче каналда уң якта өске почмакта “А” хәрефен күрергә мөмкин. Мондый телевизорлар булганда, санлы приставка алырга кирәк булачак. Ә санлы сигнал тоту режимына күчерелмәгән яңа телевизорларны көйләргә генә кирәк.
Бу җәһәттән барлык авыл биләмәләрендә дә аңлату эшләре алып барыла. Заявка тапшырганнан соң санлы приставканы тоташтыруда ирекмәннәр – 40тан артык кеше ярдәм итәчәк. Шулай ук телевизорларны көйләү турында мәгълүмат язылган плакатлар эшләнде.
Район хакимиятенә халык, барыннан элек, льготалар, юлдаш приставкасының бәясе турындагы сораулар белән мөрәҗәгать итә. Дәүләт ярдәмен алуга республика территориясендә теркәлгән һәм яшәгән гражданнар гына хокуклы. Алар – пенсияләренә федераль социаль өстәмә алучы пенсионерлар һәм ай саен баласына пособие алучы аз керемле гаиләләр.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, иске телевизорлары булганнарга приемник сатып алганда махсус ташламалар каралган. “СпутникТелеком” җәмгыяте операторлары 6 мең сумлык юлдаш җиһазлары урнаштыруга заявкалар кабул итә. Аны тоташтырганнан соң бушлай телеканаллар пакеты тәкъдим ителә.
Башкортстан телевидениесе программаларын карау өчен антенна аергычын алырга кирәк. Ул вакытта федераль каналлар - приставка аша, ә БСТ турыдан-туры антеннадан күрсәтәчәк.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА язып алды.
Үзегезне кызыксындырган барлык мәгълүматны Русия телевидениесе һәм радиотапшырулары челтәрендә 8-800-220-20-02 телефоны (шалтырату – бушлай, ял көннәрсез, тәүлек әйләнәсенә) аша алырга мөмкин.
Фото: Яндекс
Читайте нас: