Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
14 ноябрь 2019, 02:00

Республикада йортка газ үткәргән өчен компенсациягә документлар кабул итү башланды

Республика халыкка социаль ярдәм үзәге филиаллары һәм күпфункцияле үзәк бүлекчәләре торакка газ үткәрү өчен сертификат алуга хокукы булганнардан документлар кабул итә башлады.

Газ үткәргәндә дәүләт ярдәменә хокуклы гражданнарның льготалы категорияләре: Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр инвалидлары, инвалидлар, инвалид балалар тәрбияләгән гаиләләр, күп балалы гаиләләр.
Йортка газ үткәргән өчен компенсация Башкортстан биләмәсендә даими яшәгән, югарыда әйтелгән категорияләргә караган Русия гражданнарына тапшырыла. Алар шәхси йорт хуҗалары яки милек хокукында өлеше булырга тиеш.
Республикада шәхси йортларга газ үткәрү өчен сертификатлар тапшыру программасы дүрт ел гамәлдә була.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрләре буенча.
Фото: Яндекс
Читайте нас: