Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
2 декабрь 2019, 17:50

Район үзәгендә сөт кухнясы ачыла

Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар сөт ризыкларын бушлай ала алачак.

Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар сөт ризыкларын бушлай ала алачак.
Башкортстанда сөт кухнялары Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский һәм Нефтекама шәһәрләрендә ачылды.
Сөт фабрикасы - балалар туклануы кухнясы Стәрлетамакта аена 1,5 млн порциядән артык 15кә якын табигый сөт продукциясе җитештерәчәк. Шуның белән аз тәэмин ителгән гаиләләрдән өч яшькә кадәрге 1400 бала һәм коммерция нигезендә 11 меңнән артык бала сөт продукциясе белән тәэмин ителәчәк. Проектка якын-тирәдәге шәһәрләр, шулай ук безнең район керә.
Сөт ризыкларын алу хокукына бала өчен җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр ия. Бу балалар республикада яшәргә, яшәгән урын буенча сәламәтлек саклау учреждениеләрендә амбулатор исәптә торырга тиеш.
6 айдан алып 2 яшь тә 11 айга кадәрге катнаш туклануда булган сабыйлар бушлай сөт, катык, эремчек, йогурт белән тәэмин ителәчәк.
Безнең районда продукцияне тарату урыны - Раевка авылы, Ленин урамы, 116 адресы буенча урнашкан дәүләт даруханәсе бинасы.
Льготачыларга тиешле документлар (исемлек белән район гәзите сайтында танышырга мөмкин) алып килергә һәм гариза язарга кирәк. Документлар 9 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12 сәгатьтән 12 сәгать 30 минуткача) кабул ителә. Тулы мәгълүматны 8 (3473) 23-40-85 яки 8-927-330-2571 телефоннары аша белергә мөмкин.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Фото: Яндекс
Читайте нас: