Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
3 декабрь 2019, 15:00

АККУМУЛЯТОРЫҢ УТЫРМАСЫН ДИСӘҢ

Кышкы салкыннарда машинаның аккумуляторы утырырга мөмкин.

Кышкы салкыннарда машинаның аккумуляторы утырырга мөмкин. Мондый хәл булмасын өчен экспертлар менә нинди киңәшләр бирә.

Беренчедән, машина йөреп торырга тиеш. Әгәр озак тик торса, аккумулятор да утыра, тормоз механизмнары күгәрә башлый. Салон җылытылмаса, анда ис барлыкка килә. Җәен аккумулятор әле утырмаска мөмкин, ә кышын берничә көндә “үлә”. Аккумулятор берәр прибор эшләмәсә дә утыра ала, ә машинаның сигнализациясе, сүндергән килеш тә энергия тоткан магнитоласы зарядканы тиз бетерә.

Заманча машинаны бикләгәч, фаралар үзе сүнә. Әмма искерәк модельләрдә ут янып калса, аккумулятор тиз утыра. Тәмәке кабызу җайланмасына тыгып калдырылган приборлар да энергияне ашый. Чыбыкларда контакт һәм изоляция начар булса да, энергия артык тотыла. Аннары, кыска вакытлы йөрүләр дә аккумуляторга корылып җитәргә мөмкинлек бирми. Озаграк йөрсәң генә, ул тулысынча корылачак.
Читайте нас: