Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
17 декабрь 2019, 11:40

АВЫРЫП КИТСӘҢ

Салкын тиеп, үзеңне начар хис итсәң, өйдә ятып тору хәерлерәк.

1. Салкын тиеп, үзеңне начар хис итсәң, өйдә ятып тору хәерлерәк. Чөнки аяк өсте йөрсәң, чир катлауланырга мөмкин. Һәр ике-өч сәгать саен бүлмәне җилләтү киңәш ителә. Бер-ике көн шулай ятсаң, авыру җиңелрәк узачак.

2. Гадәттә, салкын тигәндә коры ютәл күзәтелә һәм бу очракта какырыкны чыгара торган дару эчәргә ярамый. Коры ютәл күзәтелгәндә, суыра торган кәнфит булыша. Тамакны чайкау (шалфей яки ромашка төнәтмәсе, тозлы-йодлы су) — бик мөһим. Шулай эшләмәгәндә, бронхит, астма чире башланырга мөмкин.

3. Авыруга туңу сәбәпче булганга, чирләгән чакта кабаттан өшеп йөрү тыела. Аякны гәрчичле суга тыгып утыру, йоклар алдыннан җылы душ керү файдалы (югары температура күзәтелгәндә тыела). Аяк табанына йодлы сетка ясарга мөмкин.

4. С витамины — иң файдалысы. Ул лимон, әфлисун, киви, мандарин һ.б. җиләк-җимештә күп. Витаминны даруханәдән дә сатып алырга була.

5. Әгәр салкын тигән икән, антибиотик һәм вируска каршы препаратлар эчү тыела! Чөнки алар авыруны катлауландырырга гына мөмкин.

6. Тамак авыртканда һәм ютәлдән ингаляция яхшы. Пешкән бәрәңге яки календула, шалфей төнәтмәсе парын сулау файдалы. Ингаляциядән соң бал белән сөт, компот, имбирле чәй эчү дә сихәт бирә.
Читайте нас: