Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
29 апрель 2020, 11:35

Башкортстанда COVID-19 вакцинасы җитештерәчәкләр

Башкортстанда COVID-19дан кулланылырга мөмкин вакцина җитештерә башлаячаклар, дип белдерде Уфада "Дөнья коронавирустан соң: Евразия йөрәгеннән караш" беренче халыкара онлайн-форумында Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров.

- Кризис безне фармацевтикага, биотехнологияләргә игътибар итәргә мәҗбүр итте. Без бу юнәлешләргә акча салырга әзер, өстәвенә, республика территориясендә күп еллар дәвамында диагностика, профилактика һәм дәвалау өчен дарулар җитештерүче предприятиеләр бар. Без COVID-19 белән көрәшә ала торган вакцина җитештерә башлыйбыз, - диде ул.

Шулай ук вице-премьер медицина университеты базасында дөнья дәрәҗәсендәге уникаль күппрофильле онлайн-клиника төзеләчәк, дип өстәде.

Уфадагы йогышлы авырулар дәваханәсенең 25 майга кадәр сафка кертеләчәген дә хәбәр итте Андрей Назаров.

- Без Кытай төзүчеләренең тәҗрибәсен искә алдык, - диде ул. - Медицина хезмәткәрләре өчен тулай торакны ике атнада күтәрдек. Дәваханә исә дистә еллар хезмәт итәргә тиеш. Шуңа күрә бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас: