Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
8 Май 2020, 19:05

Антисептиклар белән сак булыгыз!

Каш ясыйм, дип, күз чыгарма!

Каш ясыйм, дип, күз чыгарма!
Президент идарәсенә караган 4 санлы поликлиника табиб – дерматовенерологы Настасия Вережникова антисептикларның тән тиресе өчен зыяны турында сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Белгеч, кулларны сабын белән еш юуу, антисептик белән тазарту аларның артык нык коруына, ярылуына китерә, дип белдерә. Тиренең саклау катламы зыян күрсә, тәнгә төрле бактерияләр үтеп керүе ихтимал.
Коронавирус сәбәпле, кулларны еш эшкәртеп торырга туры килә, ә тән тиресенең функцияләре үз хәленә кайтып бетми. Нәтиҗәдә, кечкенә ярыклар, җәрәхәтләр барлыкка килә. Бу контактлы дерматит билгеләре.
И.М. Сеченов исемендәге медицина университетының медицина фәннәре кандидаты, тире һәм венерик авырулар кафедрасы доценты Людмила Смирнова кулларны антисептик белән көненә ике тапкыр гына тазартырга киңәш итә. Ул да җәмәгатьчелек урыннарында булгалаган кешеләргә генә тиеш икән. Сабын белән кулларны тәүлегенә алты тапкырдан артык юмаска киңәш итә белгеч.
Читайте нас: