Әлшәй хәбәрләре
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
3 июнь 2020, 12:45

Вакцина эшләнсә, тынычланыр идек

Волонтерларда сынап каралган вакцина уңышлы булган очракта, ил халкын яңа коронавируска вакцинацияләү 2020 елның көзендә башланырга мөмкин.

Волонтерларда сынап каралган вакцина уңышлы булган очракта, ил халкын яңа коронавируска вакцинацияләү 2020 елның көзендә башланырга мөмкин. Бу турыда вице-премьер Дмитрий Чернышенко хөкүмәттәге брифингта белдерде.
"Вакцина өстендә эш бара, без нәтиҗәләрне көтәбез, һәм белгечләр әйтүенчә, көзен уңышлы булса, массакүләм прививкалар башланырга мөмкин. Ләкин хәзерге вакытта барыбызга да инфекция хәвефен исәпкә алып яшәргә кирәк”.
Русиядә COVID-19 вакцинасын сынау өчен 50 волонтер сайланган.Фото: Фото: rbc.ru
Читайте нас: