Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
24 сентябрь 2020, 19:50

НАРКОЗ ТУРЫНДА БЕЛӘСЕЗМЕ?

Наркозның тәэсирен һәм аның куркынычы турында һәр пациент белергә тиеш.

Наркозның тәэсирен һәм аның куркынычы турында һәр пациент белергә тиеш. Хәзерге вакытта кулланыла торган наркозның, гадәттә, зыяны сизелми. Ягъни ул ярсыту, психоз, реакция акрынаю, косу, хәтер, фикерләү сәләте начарлануга китермәскә тиеш.
Тик кайбер очракларда мондый тайпылышлар күзәтелә әле. Кагыйдә буларак, алар берничә көннән уза. Җиңелчә косасы килү, тамак кибү, баш әйләнү, хәлсезлек наркоздан соңгы гадәти күренеш.
Наркоздан соң уянмау куркынычы бик аз: уртача 200 меңгә бер очрак. Операция вакытында уянып китү куркынычы аннан зуррак. Бу хатын-кызларда ешрак күзәтелә. Әгәр сезнең мондый тәҗрибәгез бар икән, ул хакта алдан ук анестезиологка белгертегез. Бу аңа тиешле доза сайларга яр¬дәм итәр.
Наркозның венага кертелә торганы, ингаляция формасындагысы кулланыла. Соңгысы дозаны арттырмау мөмкинлеге бирә. Доза артыграк булган саен сулыш һәм йөрәк-кан тамырлары системасына күбрәк зыян килә.
Соңгы вакытта бик кирәк булганда наркозны 3 яшькә кадәрге балаларга да бирәләр.

Наркоз алдыннан. Иң элек тулысынча тикшеренергә кирәк. Артык авырлыгы булганнар һәм тәмәкечеләр наркозны авыррак кичерә. Операциягә кадәр берничә көн алдан алкоголь кулланмаска кирәк. Операция көнендә берни ашамаска һәм эчмәскә.

Наркоздан соң. Үзеңне бик яхшы хис иткәндә дә, кимендә 24 сәгать рульгә утырырга ярамый. Сәламәтлеккә куркыныч тудыра алырлык приборлар белән эш итүне дә кичектереп торырга. Табиб рөхсәтеннән башка дару кулланмаска, составында алкоголь булган эчемлекләрдән баш тартырга кирәк. Кечкенә операциядән соң да 1-2 көн ял алу зарур.
Чыганак: https://vk.com/feed?w=wall-59550939_5786
Читайте нас: