Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
1 октябрь 2020, 17:00

Ремонт качмый ул, күршеңнең йокысы качмасын!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров “тыныч сәгать” законына кул куйды.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров “тыныч сәгать” законына кул куйды. Әлеге документ БР хокуки мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылды.
Яңа законга ярашлы, 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр күпфатирлы йортларда һәм тулай торакларда ремонт эшләре башкарырга ярамый. Гражданнарның тынычлыгын бозардай төзекләндерү эшләре алып барган өчен административ җаваплылык көтә.Тынычлыкны бозучы гади гражданнарга –1-2 мең, вазифалы шәхесләргә –3-5 мең, юридик шәхесләргә 10-15 мең сум күләмендә штраф каралган. Яңа төзелеп тапшырылган йортларга бу закон кагылмый. Яңа йортка күчүчеләр үзләренчә төзекләндерү эшләрен дәвам итәчәк. Төрле авария нәтиҗәләрен бетерү һәм гражданнарның хәвефсезлеге хакына башкарылган башка эшләр вакытындагы тавышлану да бу законга кермәячәк.
Яңа кагыйдәләр агымдагы елның 3 октябреннән үз көченә керә.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/Remont-kachmiy-ul-k-rshe-ne-yokisi-kachmasin-477728/.
Фото: lotmedica.ru
Читайте нас: