Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
21 гыйнвар 2021, 12:49

Яңа елда – яңа законнар

1 гыйнвардан яңа законнар һәм кагыйдәләр үз көченә керде. Аларның кайберләре турында аңлатып үтәбез.

1 гыйнвардан яңа законнар һәм кагыйдәләр үз көченә керде. Аларның кайберләре турында аңлатып үтәбез.
Минималь эш хакы күләме 12 792 сум тәшкил итте, Башкортстанда – 14 710 сум.
Русиядә яшәү минимумы 11 653 сум күләмендә билгеләнде.
Дистанцион (читтән торып) эш турындагы Хезмәт кодексына төзәтмәләр кертелде.
Төбәкләргә түләүле медицина айныткычлары булдыру хокукы бирелде.
Беренче тапкыр эшкә урнашучыларга электрон хезмәт кенәгәләре ачылачак.
Янгынга каршы яңа кагыйдәләр үз көченә керде.
Теркәлгән керемгә бердәм салым бетерелде.
Елына 5 млн сумнан артык керем булганда физик шәхесләргә салымның югары ставкасы – 15 процент билгеләнә.
1 млн сумнан артык вкладка салым булдырыла. Ставка 13 процент тәшкил итәчәк, вкладның суммасы түгел, ә аның процентына гына салым салына.
Эшләмәүче пенсионерларның страховка пенсияләре 6,3 процентка индексацияләнә.
Пенсия яшен арттыру реформасы дәвам итәчәк. Быел 1965 елның беренче яртысында туган хатын-кызлар һәм 1960 елның беренче яртысында туган ир-атлар хаклы ялга чыга ала.
Ана капиталы 483 881,83 сумга кадәр артты, икенче бала өчен – 155 550 сум. Беренче балалары тугач ана капиталы алмаган гаиләләр өчен икенче балага капитал 639 432 сум тәшкил итә.
Авыл ипотекасы яңалыклары: хәзер арендада булган участокларда да төзергә мөмкин. Элеккечә елына 3 процент авыл ипотекасын 30 меңнән азрак кеше яшәгән авылларда алырга була.
Ана капиталын авыл ипотекасы буенча беренче взнос итеп файдаланырга мөмкин.
Дәүләт хезмәтләрен алу процедурасы гадиләште. Дәүләт хезмәтләре тәкъдим итүче власть органнары мөрәҗәгать итүчедән эш хакын раслаучы, шулай ук опека һәм попечительлек органнары тарафыннан бирелгән документтар таләп ителмәячәк. Туу, никахлашу, аерылышу яки үлем турындагы таныклыкларны башка илдә бирелгән очракта гына тапшырырга кирәк булачак.
Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча турыдан-туры түләүләр системасы тулысынча эш башлады. Хәзер страховкасы булган гражданнар пособиене эш бирүче аша түгел, турыдан-туры Социаль страховкалау фондыннан ала.
Җиңел сәнәгать товарларын һәм ювелир әйберләрен мотлак маркировкалау кертелә.
Хатын-кызларның хезмәте чикләнгән зарарлы һәм хәвефле һөнәрләр исемлеге кыскартыла.
Шоферлар әзер автомобиль аптечкалары сатып алмаса да була, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгындагы исемлеккә ярашлы, алар даруларны үзләре комплектлый ала.
Күп фатирлы йортларда капиталь ремонт өчен түләү артты. Алтынчы катка кадәрге квартира хуҗалары бер квадрат метр өчен 7,18 сум түләячәк.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА әзерләде.
Фото: dreamstime.com
Читайте нас: