Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
27 гыйнвар 2021, 16:47

Башкортстанда социаль ярдәм мәсьәләләре буенча күп каналлы элемтә линиясе эшли башлады

25 гыйнвардан республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү буенча консультация бирүче күп каналлы телефон эшли башлады.

25 гыйнвардан республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү буенча консультация бирүче күп каналлы телефон эшли башлады.
Оператор мөрәҗәгать иткән тема буенча консультация һәм аныклау өчен сораулар бирә, кирәк булса, мәсьәләне хәл итү өчен мөрәҗәгатьне контрольгә ала, - дип хәбәр итә республиканың Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатында балалы гаиләләр, ветераннар, инвалидлар һәм башка категория гражданнар өчен ташламалар категориясен сайларга мөмкин.
Республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары өчен телефон бер үк: 8 (347) 200-80-80. Үзәкнең Бәләбәй районы һәм Бәләбәй шәһәре буенча филиалы белән бәйләнешкә керү өчен әлшәйлеләргә өстәмә 106 санын җыярга кирәк.
Күп каналлы телефон эш көннәрендә 8 сәгать 30 минуттан 17 сәгать 30 минутка кадәр эшли. Шимбә һәм якшәмбе - ял көннәре. Сөйләшү вакыты элемтә операторының тарифлары буенча түләнә.
Киң мәгълүмат чараларында һәм республика халыкка социаль ярдәм үзәге сайтында элек урнаштырылган “кызу линия” телефоннары аша гражданнарга мәгълүматлар бирү 1 февральдән туктатылачак.
Фото: ugra.ru
Читайте нас: