Әлшәй хәбәрләре
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
4 февраль 2021, 13:05

COVID-19дан вакцина: төп сорауларга җаваплар

Вакцина ясаткан кешеләрнең күбесе хәзер сакланырга кирәкми, дип уйлый. Әмима бу дөрес түгел.

Вакцина ясаткан кешеләрнең күбесе хәзер сакланырга кирәкми, дип уйлый. Әмима бу дөрес түгел. Ни өчен хәвефсезлек чараларын үтәргә кирәк? Иммунитет кайчан формалаша?
- Прививкадан соң (икенче тапкыр кадатканнан соң) дуслар белән күбрәк аралашырга булдым, кунакка йөрдем, нәтиҗәдә чирләп киттем. Прививка ярдәм итмимени?
- COVID-19дан вакцина авыру хәвефен шактый киметә һәм беренче чиратта аның авыр формалары үсешен булдырмый. Авыруның җиңел формалары ике тапкыр вакцина кадатканан соң да булырга мөмкин. Шуңа да әлеге вакытта прививка ясаткан кешеләргә гомум иммунитет барлыкка килгәнче барлык искәртү чараларын үтәргә киңәш ителә.
- Вакцина эшләткәннән соң битлек кияргә кирәкме?
- Вакцина кешене авырудан саклый, әмма авыру кеше белән аралашканнан соң вирус йоктырырга мөмкин һәм үзе дә сизмәстән тирә-юньдәгеләр өчен инфекция чыганагы булуы ихтимал. Шуңа да прививка ясатканнарга битлек кияргә һәм инфекцияне искәртү чараларын үтәргә кирәк.
- Күпме вакыт үткәннән соң иммунитет барлыкка киләчәк?
- Әлеге вакытта булган фәнни мәгълүматларга ярашлы, яңа коронавируска иммунитет икенче прививканы ясаткач, ике-өч атнадан соң формалаша.
Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Фото: praxcap.com
Читайте нас: