Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
5 февраль 2021, 18:08

Федераль льготачыларга социаль түләүләр индексацияләнде

1 февральдән федераль льготачылар өчен айлык акчалата түләүләр күләме 4,9 процентка артты.

1 февральдән федераль льготачылар өчен айлык акчалата түләүләр күләме 4,9 процентка артты.
Ул Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, блокададагы Ленинградта яшәүчеләргә, сугышта һәлак (вафат) булган сугыш инвалидларының гаилә әгъзаларына, I, II, III төркем инвалидларга, инвалид балаларга, радиация йогынтысына дучар булган гражданнарга кагыла.
Шулай ук натураль яки акчалата формада күрсәтелгән айлык акчалата түләүләр составына керүче социаль хезмәтләр җыелмасы күләме дә 4,9 процентка артты. Ул 1 февральдән аена 1211,66 сум тәшкил итә. Шуның 933,25 сумы - дарулар, медицина изделиеләре һәм инвалид балалар өчен дәвалау туклануына, 144,37 сумы – шифаханә - курорт дәвалавына, 134,04 сумы – шәһәр яны тимер юл транспортында яки дәвалану урынына бару һәм кайту өчен.
Минеслам ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ,
Пенсия фондының район идарәлеге җитәкчесе.
Фото: nedelya40.ru
Читайте нас: